Лениногорск шәһәренең 11 нче санлы гимназиясе базасында яшь язучылар һәм шагыйрьләрнең "Илһам канатында" дип аталган зональ конкурсы узды.
Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучылары конкурста катнашып, призлы урыннар яуладылар: Җиһаншина Гөлия (3 сыйныф) - 2 урын, Ногоманова Диана (6А) һәм Галиуллин Динар (9 сыйныф) - 3 урын. Гәрәев Роберт (5 сыйныф ) лауреат дипломы алды.
Балаларның остазы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Йосыпова Руфинә Рим кызы.
Укучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!