2019 елның 21 мартында "Язгы каникуллар" оператив-профилактик чаралары кысаларында Шагыйрь Сирин урамы буенча "Атлап баручы автобус" экскурсиясе уздырылды. Анда Урыссудагы 5 санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Баулы районындагы "Юл хәрәкәте иминлеге" ГДУның профилактика бүлеге начальнигы Игнатьева Р. И., ЮХИДИ бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы полиция капитаны И. И. Сафин, ЮХИДИ бүлегенең полиция инспекторы кече лейтенант Зарипов И. М. катнаштылар.
Экскурсия вакытында балалар юл билгеләрен кабатладылар, аларның ниләр аңлатуын сөйләделәр, дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук балалар зур теләк белән хезмәт транспортын карадылар, тавыш һәм яктыртылыш сигналларының ничек кабызылуын күзәттеләр. Экскурсия мавыктыргыч, онытылмаслык һәм кызыклы килеп чыкты!