Алар белән Ютазы районы горурлана

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елда республикабыз оешуга 100 ел тула. Әлеге күркәм юбилей уңаеннан күренекле якташларыбызның исемнәрен искә төшереп узу урынлы булыр.

Тәүзиха Гәрәй кызы Зарипова (1930 елның 12 гыйнварында туган — 2018 елның 3 сентябрендә вафат булды) — совет авыл хуҗалыгы производствосы алдынгысы, ТАССРның Баулы районы С.М. Киров исемендәге колхозның терлекчесе – сарыклар караучысы, Социалистик Хезмәт Герое (1971).

Татар АССРының Баулы районы Мортаза авылында туган. Әтисе - җирле Киров исемендәге колхозның агрономы, әнисе - гади колхозчы була. Балачак еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән кыз авылдагы барлык яшьтәшләре белән бергә өлкәннәргә кырларда һәм фермаларда авыр крестьян хезмәтен башкарырга ярдәм итә, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек була.

Сугыштан соң утыз елга якын гомерен сарыклар карауга багышлый. 1944-1946 елларда - бригадир, 1951-1954 елларда – учетчик була, 1954 елдан «Ирек " колхозының сарыкчылык фермасында сарыклар карый. 1975 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр, унике ел дәвамында, Баулы районының С. М. Киров исемендәге колхозында - сарыкчылык фермасы мөдире.

Лаеклы ялга чыкканнан соң, Тәүзиха Гәрәй кызы, тормыш иптәше, нәселдән-нәселгә күчкән механизатор һөнәренә ия Илһам белән бергә үз балалары Альбина, Ильмира һәм өлкән уллары Альбертның балаларын үстерешергә ярдәм итә. Ютазы районы Кәрәкәшле авылында яши. 2018 елның 3 сентябрендә вафат була.

Бүләкләре:

1971 елда Т. Г. Зариповага Ленин ордены тапшырылып, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә (VIII бишьеллык планын үтәүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен).

Шулай ук аның бүләкләре арасында «Почет Билгесе» ордены һәм «Хезмәттәге уңышлары өчен», СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медале бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International