Ютазы артистлары шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләп алып килгән иде, чыгышлар тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады.
Ял итүче тамашачылар чыгышлардан бик канәгать булды һәм һәр номерны алкышларга күмде.
Игелеклелек - барыбызны да берләштерә! Залда җылы һәм дустанә мохит хөкем сөрде, барлык тамашачылар һәм артистлар бу көнне бер-берсенә тагын да ныграк якынайды.
Концерттан соң тамашачылар артистларга матурлык, игелек һәм яктылык бүләк итүче иҗатлары өчен рәхмәт әйттеләр. Бу алар өчен һәр көн – тормыш өчен көрәш булган киртәләрне җиңү юлыннан барган кешеләргә ярдәм итсен иде.