Тимер юл станциясе микрорайоны китапханәсендә җирле шагыйрә Зинфира Кәримованың иҗаты белән танышу чарасы узды.
Китапханәче һәм шагыйрәнең элекке хезмәттәше Кадрия Заһретдинова оештырган кичәдә күп санлы шигырьләр авторы Зинфира Кәримова шигърият сөючеләргә үзенең иҗат юлы, хәзерге заман татар шагыйрьләре белән ничек танышуы турында сөйләде. Аның тирән фикерле иҗат җимешләре тыңлаучыларга шулкадәр ошады ки, килүчеләр аның үз шигырьләрен укуын кабат-кабат сорадылар.