Акбаш авылындагы кечкенә елга үзәне күбрәк кара урманны хәтерләтә иде – агачлар арасыннан елганы күреп бетерү мөмкин түгел хәтта. Әлеге территорияне тәртипкә китерү инициативасы белән авыл җирлекләре башлыкларына район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова чыкты – һәм ул әлеге активистлар “бригада”сының җитәкчесе дә иде. Ир-атлар, пчкылар һәм балталар ярдәмендә агач һәм куакларны аудара тордылар, ә хатын-кызлар агач ботакларын арбага төяделәр.
Шуны әйтеп була, әлеге ял көнендә авыл җирлекләре башлыклары һәм авылда яшәүчеләр бик олы эш башкардылар. Елга үзәне танымаслык итеп үзгәргән иде. Рәмзия Кәшифовна әйтүе буенча мондый елга үзәннәрен чистарту акцияләре калган авылларда да узачак. Төп максат, авылда яшәүчеләр район башлыклары чакыруын кире какмасыннар һәм күбрәк субботникларга чыксыннар иде.