Якын киләчәктә Ютазы авылында район музеен оештыру буенча эшләр башланачак

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Район башлыгының җәмәгатьчелек белән очрашуында район музеен оештыру соравы төп мәсьәлә булды.

Музейны Ютазы авылындагы элеккеге училище бинасында урнаштыру идеясенең тарихи да, географик та алшартлары бар: авыл элек район үзәге булган, ә экспонатлар урнаштыру планлаштырылган корылма – иң борынгыларның берсе. Авылның район үзәгендә диярлек урнашуы, муниципалитетның теләсә кайсы торак пунктыннан музей белән танышырга килү өчен уңайлы булуы зур әһәмияткә ия.

Җәмәгатьчелек советы утырышында Рөстәм Мидхәтович музей төзүнең беренче этабында эшләргә кирәк булган эшләрне санап узды һәм совет әгъзаларын процесста актив катнашырга, мәдәни объектны оештыру концепциясенә тәкъдимнәр кертергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International