25 март көнне 6 сәгать30 минуттан 8 сәгатькә кадәр Урыссу бистәсенең Үзәк тыкырыгы буенча Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "Тоннель" рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре вакытында зыян күрүчеләргә йогынты ясый торган кагыйдә бозуларны ачыклау булды. Барлык узып баручы транспорт чаралары да тикшерелде. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 73 автомашина туктатылды. Рейдка Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең 5 хезмәткәре җәлеп ителде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3 очрагы ачыкланды, барлык 3 йөртүче дә куркынычсызлык каешын эләктермичә транспорт чаралары белән идарә иткән булган. Әлеге хокук бозу өчен санкция 1000 сум күләмендә административ штраф салуны күздә тота. Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр, куркынычсызлык каешларын куллану - юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләренең авырлыгын сизелерлек киметә!
Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше идарә итүе турында 2-66-02, яки 02 телефоны буенча Ютазы районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә хәбәр итә аласыз.