22 март көнне Үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләренең чираттагы семинары узды, ул китапханә учреждениеләре каршында үзешчән клуб берләшмәләре оештыруга багышланды. Бүгенге көндә әлеге тема актуаль булып тора, чөнки китапханәләрдә клублар оештыру халыкны китап укуга җәлеп итүнең һәм аларның интеллектуаль ялын оештыруның өстенлекле формаларының берсе булып тора.
Семинарның төп бурычы - китапханә учреждениеләре белгечләрен клуб эшен оештыруга җәлеп итү иде. Әйдәп баручы методист Ризванова Гөлшат семинарда катнашучыларга клублар оештыру технологиясе турында сөйләде. Китапханәчеләр «Китапханәдә клублар һәм китап укучылар берләшмәләре» дигән электрон презентация белән методик консультация тыңладылар, анда сүз китапханәләрдә китап укучылар берләшмәләренең нидән гыйбарәт булуы, аларның тематикасы, китапханәчегә нинди документлар алып барырга кирәк булуы, үзешчән берләшмәләр һәм клублар яшәешендә китапханәченең үзенең роле турында барды.