Ютазы районы балалар хәрәкәте активистлары слеты

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

25 март көнне Ютазы мәктәбе базасында балалар хәрәкәте активистларының волонтерлык эшенә багышланган VI район слеты узды.

Балалар район думасы депутатлары һәм балалар иҗтимагый оешмалары активистлары өчен мәктәп каникуллары актив эш белән башланып китте. 25 март көнне Ютазы мәктәбе базасында балалар хәрәкәте активистларының волонтерлык эшенә багышланган VI район слеты узды.

БРД спикеры Вәлиева Ильвина катнашучыларны ирекле ярдәмчеллек һәм волонтерлык кысаларында үткәрелгән акцияләр һәм чаралар белән таныштырды. Слетта катнашучыларга "Бердәмлектә көч» дигән квест һәм “Нәрсә? Кайда? Кайчан? интеллектуаль уены тәкъдим ителде.

Ютазы мәктәбе педагог-психологы Мөхәммәтшина Л. Р. "Тормыш кыйммәтләре"дип исемләнгән тренинг үткәрде. Соңыннан барысы да дуслар даирәсендә гитара астында җырлар җырладылар һәм традицион рәвештә флеш-моб башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International