Мәктәпкәчә яшьтәгеләр җитезлектә көч сынашты

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

"Олимп "спорт сәламәтләндерү комплексында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында спорт эстафетасы узды.

Әлеге чараны Район балалар думасы депутатлары үткәрде.

Командаларга йөгерү, сикерү, туплар һәм кыршаулар белән эстафеталар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырышты. Ярышлар чын сәламәтлек һәм спорт бәйрәменә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International