ТАССР төзелү – безнең республика дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим этап. Очрашуда катнашучылар Татарстанның барлыкка килү тарихы, Конституцияне кабул итү, республика үсешенә һәм туган як тарихын саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр, милли мәдәнияткә кызыксынуны арттыру, халык традицияләрен яңадан торгызу турында сөйләштеләр. Вәлиева Вәсилә, Садыйкова Тамара һәм Әхмәдиева Рәсимә туган якка багышланган шигырьләрен рухланып укыдылар. Алга таба барлык катнашучылар өчен Татарстан турында викторина үткәрелде, сорауларга дөрес, тулы җаваплар бирелде. Чарага ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тематик күргәзмә оештырылган иде.