“Сәламәт тәндә – сәламәт рух”

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Һәр кешенең иң бөек кыйммәте - сәламәтлек. Сәламәт яшәү рәвешен иң яхшы пропагандалау - физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү.

2019 елның 26 мартында Урыссудагы 2 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары арасында «Күңелле стартлар» спорт ярышлары узды.

Спорт чарасы башланыр алдыннан барлык командалар да тезелеп басты.

Чараны «Балалар иҗаты үзәге» директоры Гыйльманова Гөлназ Наил кызы ачып җибәрде, ул сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. "Күңелле стартлар” программасы шактый бай булды. Беренче бирем - командаларны тәкъдим итү иде. Ул бик күтәренке рухта узды. Аннан соң Гобәйдуллина Гөлнара Мәсхүт кызының актив җитәкчелегендә мускулларның барлык төркемнәренә күнегүләр ясалды. Командаларга йөгерешү, туплар, кыршаулар белән кызыклы, мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар.

Спартакиада барышында педагогларга 7 төрле эстафета тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International