Һәр малайның һәм кызның елга бер тапкыр үзенчәлекле көне була – бу аның туган көне. Һәрбер нарасый бу көнне түземсезлек белән көтә һәм аңа әзерләнә. Туган көнендә ул бүләкләр һәм игътибар кабул итә, аңа кунаклар килә, ә иң мөһиме – тантана күңел ачу һәм кызыклы уеннар белән уза.
Леопольд һәм аның дусты Мышонок тантана сәбәпчесенә һава шарлары һәм бүләк тапшырдылар. Бергәләп "Каравай» әйләнделәр, уеннар уйнадылар һәм тылсымлы тортны бизәделәр. Бәйрәм сәбәпчесе күп эмоцияләр алды, кунакларны күтәренке кәеф белән озатты.