«Мин – татар кызы, татар егете»

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Район мәдәният йортында, район мәгариф бүлеге тарафыннан милли тәрбия һәм белем бирү кысаларында укучыларның кызыксыну даирәләрен киңәйтү, татар халкының милли гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата ныклы кызыксыну формалаштыру, укучыларның татар халкының тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуларын арттыру һәм саклау, конкурста катнашучыларның тормыш тәҗрибәсен яңа белемнәр, күнекмәләр һәм эмоциональ кичерешләр белән баету; татар кызларының һәм татар егетләренең уңай сыйфатларын күрсәтү; заман кызының һәм заман егетенең социаль рольләренең күптөрлелеге статусын ныгыту; традицион милли укладка җаваплы караш формалаштыру; татар халкының этник мәдәниятенең күптөрлелеген һәм көчен ачып бирә торган халык традицияләрен таныту, хәзерге шартларда милләтара, мәдәниятара багланышлар һәм коммуникацияләр урнаштыруга йөз тоту; толерант этномәдәни мөнәсәбәтләрне тәрбияләү максатларында, Ютазы муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Татар кызы - Татар егете - 2019» муниципаль конкурсы уздырылды.

Конкурста Ютазы муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 7-10 сыйныф кызлары һәм егетләре катнашты.

Конкурста катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә чыгыш ясады:

1. "Дефиле – милли костюм күрсәтү”

2. “Татар кызы - Татар егете – татармын” - катнашучының визит карточкасы

3."Оста эшеннән билгеле " конкурсы (татар кызы һәм татар егете өчен традицион булган йорт хуҗалыгын алып бару нигезләрен белүләрен күрсәтү)

4.”Талантыңа җилкән тек, җил булмаса ишкәк ал!” конкурсы

(катнашучылар тарафыннан сайлап алынган жанрда вокал-хореография сәнгать номерын башкару).

Балалар өч сәгать дәвамында милли гореф-гадәтләрне белүләрен, йорт хуҗалыгын алып бару осталыгын күрсәттеләр, үзешчән сәнгать номерларын тәкъдим иттеләр, татар әдәбияты һәм драматургиясе классикларының әдәби әсәрләрен файдаланып, татар кызы һәм татар егете образын тасвир иттеләр.

 

Конкурсантларны компетентлы жюри бәяләде, аның составында Гыйлаҗева Г. М. - мәгариф бүлеге начальнигы, Хөснетдинова Н. Х. - Ютазы муниципаль районы хатын - кызлар советы рәисе, Хәмидуллина Г. М. - Ютазы районында "Ак калфак" татар хатын - кызлары җәмгыяте рәисе, Вәлиәхмәтова Д. М. - педагогик хезмәт ветераны, Хәбибуллина С. Р.-мәгариф бүлеге методисты бар иде.

Рус мәктәпләре арасында беренче урынны Булат Шакиров (Әбсәләм мәктәбе) һәм Элина Шакирова (Урыссудагы 2 санлы мәктәп) яулады, икенче урынга Динар Галиуллин (Урыссудагы 3 санлы мәктәп) һәм Разалия Тимербаева (Ютазы мәктәбе) лаек булды, өченче урынны Айгиз Гыйльметдинов (Урыссудагы 3 санлы мәктәп) һәм Алсу Кузнецова (Әбсәләм мәктәбе) алды. Татар мәктәпләре арасында 1 урында - Риназ Сәйфетдинов һәм Азалия Исмәгыйлева (Урыссу гимназиясе), икенче урын - Аяз Халиковта һәм Алия Михайловада (Бәйрәкә мәктәбе), өченче урынга Алинур Зәйдуллин һәм Ләйсән Йосыпова лаек булды (Иске Урыссу мәктәбе). Конкурста катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

Бөтенроссия татар конгрессының Ютазы районындагы җирле бүлегеннән Гран – прины – калфак һәм түбәтәйне узган елның "Татар кызы –2019" һәм "Татар егете 2019" бәйгесе җиңүчеләре Вәлиева Ильвина һәм Халиков Рузил тапшырдылар.

Шулай итеп, Гран - при ияләре булып Риназ Сәйфетдинов һәм Азалия Исмәгыйлева (Урыссу гимназиясе) танылды.

Кече Урыссу мәктәбенең бик яхшы алып баручылары Зарипова Зәринә, Рафикова Эльвина, Солтанова Залина - бәйге дәвамында катнашучыларга ярдәм итеп, хуплап тордылар һәм чара бер сулышта узды.

Бәйгедә катнашучыларны әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International