27 мартта, гадәттәгечә, Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Үзәк китапханә дә бу вакыйгадан читтә калмады һәм китапханә хезмәткәрләре бу датага багышлап, шулай ук Россиядә Театр елы уңаеннан, уку залында "Театр, театр, театр!» дип аталган видеоэкскурсия уздырды.
Слайд-презентация ярдәмендә чарага җыелучылар театрның үсеш тарихы белән таныштылар, театр сәнгатенең гамәлдәге жанрларын искә төшерделәр һәм дөньяның иң танылган театрларына сәяхәт кылдылар. Рус театрының үсеш тарихы һәркем өчен аеруча кызыклы булды. Ә театр турында Галина Еськина һәм Резеда Ахунова башкаруында яңгыраган шигырьләр берәүне дә битараф калдырмады. Үз чыгышлары өчен алар көчле алкышлар белән бүләкләнде. Чара ахырында театр терминнары буенча "Как хорошо, что есть театр!" дип аталган викторина үткәрелде. Чара ахырында катнашучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, нинди театрларга барулары турында сөйләделәр һәм быел һичшиксез театрга барырга вәгъдә иттеләр.