Балалар иҗаты үзәгендә укучыларның "Президент спорт уеннары" Бөтенроссия спорт ярышлары кысаларында, шашка буенча ярышларның муниципаль этабы үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча, урыннар түбәндәгечә бүленде:
Малайлар командалары арасында 1 урынны Урыссу гимназиясе алды, 2 урын - Ютазы мәктәбе командасында, 3 урынга Каразирек мәктәбе үсмерләре лаек булды; кызлар командалары арасында 1 урынны Урыссу гимназиясе яулады, 2 урынга Димтамак мәктәбе чыкты, 3 урынны Каразирек мәктәбе командасы алды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, аларга алга таба да уңышлар телибез!