27 март көнне Чаллы шәһәрендә «Пушкин укулары» IV Бөтенроссия (Х Республика) ачык иҗади конкурсы узды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

"Пушкин укулары» Бөтенроссия ачык иҗади конкурсының оештыручылары булып чыгыш ясадылар:

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы;

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;

«А. С. Пушкинның «Михайловское» дәүләт мемориаль тарихи-әдәби һәм табигый-ландшафт музей-тыюлыгы» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе (Пушкин тыюлыгы), Псков өлкәсе;

Мәгарифкә ярдәм фонды, «Россия гимназияләре берлеге» Бөтенроссия милли белем бирү программасы, Санкт-Петербург шәһәре;

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе;

"АВТОГРАДБАНК» ЯАҖ, «Безнең мирас" хәйрия фонды»;

Чаллы шәһәренең " мәгълүмати-методик үзәге” МБУ;

А. С. Пушкин исемендәге №78 лицей, Чаллы шәһәре.

Урыссу гимназиясе укучылары үзләренең тикшеренү эшләрен яклап, жюри тарафыннан сайлап алынган турга чакырылды.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Наумова Карина «Иҗади проектлар» номинациясендә - II дәрәҗә диплом; Баталова Гөлназ «Иҗади проектлар» номинациясендә - III дәрәҗә диплом; Мөхәммәтҗанова Элина «Үзләре иҗат иткән шигырьләр» номинациясендә II дәрәҗә диплом.

Барлык призерларның фәнни җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфыйкова В. Н.

Афәрин! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International