26 нчы июнь көнне Нәфисә ханым Әхметова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нәфисә әбине юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова, социаль яклау бүлеге башлыгы Кәшиф Вәлиев, Сбербанк вәкилләре, чөнки героебыз үзенең 40 ел гомерен әлеге сферага багышлаган. Гөлдания Нурлыгаян кызы юбилярга РФ Президентының котлау хатын укыды.
Бәйрәкәле Н. Әхмәтова ерак 1922 няе елда Кызыл таң авылында дөньяга килә. 7 нче классны тәмамлаганнан соң “Үрнәк” колхозында чутлаучы булып эшли. Аннан соң Бәйрәкә авылына күченә һәм Саклау кассасының Баулы бүлегендә контролер-кассир булып эшли башлый. Аның эше бер генә мактау кәгазе белән бәяләнмәгән. Нәфисә Рәсим кызы үзенең иптәше белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр, шуларның берсе – юбилярның каенэнесе.
Әлеге якты, матур бәйрәмдә үзләренең әниләрен, әбиләрен, карт әбиләрен котларга балалары, оныклары, оныкчыклары кайткан иде. Ул әле бүген дә җаны белән яшь, сөйкемле, тормыштан тәм табып яши торган кеше. Нәфисә ханымның юбилей көнендә аның балалары өйне 90 шар белән бизәгәннәр, аның иң яраткан ризыкларын әзерләгәннәр иде.