Бәйлелек хакы – тормыш!

2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе
Ютазы үзәк китапханә системасы оештырган, наркотиклар белән Көрәш көне уңаеннан шундый исем  астында тематик чара узды. Чараның темасы бүгенге көндә бик актуаль, чөнки наркотиклар куллану өлкән яшьтәгеләр, яшүсмерләр арасында таралган. Үзәк китапханә системасы директоры әйтүенчә “ бу чара наркотикларга каршы профилактика чарасы булып тора һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди. Кызганычка каршы, без сәламәтлекне югалткач кына аның никадәр кадерле икәнен аңлыйбыз, ә бит кеше сәламәтлеге – тормыштагы иң кирәк булган байлыкларның берсе! Чирле була торып бу дөньяда үзеңнең идеяләреңне тормышка ашыру бик кыен...”.

          Тематик чараның азагында катнашучыларга “Тормышка хокуклы” исемле фильм күрсәтелде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International