БЕЗ МЕНӘ ШУЛАЙ ЯЛ ИТӘБЕЗ!!!!

2012 елның 29 июне, җомга
Менә көтеп алган чор килеп җитте – “Дубравушка” балалар сәламәтләнү лагеренда беренче смена ачылды!

          1 нче смена – спортка багышлана. Монда 80 бала ял итә һәм тренировкалар ала. Бу балалар “Олимп” спорт мәктәбе һәм “Атлант” яшүсмерләр клубы укучылары. Алар грек-рим көрәше, җидел атлетика, гер спорты, самбо, йөзү буенча шөгылюьләнәләр.

          Иртән – йөгерү, көн дәвамында 2 тапкыр тренировкалар һәм 2 лагерь эчендә оештырылучы чаралар. Балалар бик актив, күп белергә омтылучан, хәрәкәтчәннәр.

          Атна дәвамында әлеге чаралар үткәрелде:

1.    Яңа йортка күчү, танышу кичәсе.

2.    Әкиятләр дөньясы буенча “Крестики-нолики” уены, “Иске әкият яңача” дип исемләнгән фестиваль.

3.    Урман скульптуралары күргәзмәсе.

4.    “Дубравушка” лагеры 2020 нче елда дигән фантастик плакат яклау.

5.    Гиннеслар рекорды.

Һәр көнне дискотекалар оештырыла.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International