Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко хәбәр итте, ул 2 апрельдә Татарстан Республикасында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасының бөтен территориясендә хәбәр итүнең республика, муниципаль һәм локаль системаларын тикшерү үткәреләчәк, дип искәртте.
- Әлеге тикшерүләр ел саен елга ике тапкыр яз һәм көз айларында үткәрелә, - дип билгеләп үтте Олег Степущенко. - Язын система язгы ташу чоры башлану белән бәйле рәвештә ревизия уза, ул чакта янгын чыгу зоналарын ашыгыч рәвештә хәбәр итүнең комплекслы системалары тикшерелә. Моннан тыш, язгы-җәйге чор - мөмкин булган урман янгыннары вакыты, шуңа күрә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык хәбәр итү системаларын тикшерү оештырылган.
Республика халкының игътибарын шуңа юнәлтәм, 2 апрельдә республика территориясендә эшләп килүче барлык системаларның да эшләячәк - бу - сиреналар кычкыртуы һәм тавышлы озатылыш булачак.
Тикшерү 9 сәгатькә планлаштырылган. Сәгать 10да, план режимында, Татарстанның һәр аерым муниципаль районында 12 сәгатькә кадәр сирена һәм тавыш озатылышы белән сирена җайланмалары да эшләтеп җибәреләчәк. Халыкның хәбәр итү системаларын тикшерүгә тыныч каравын сорыйбыз. Бу - өйрәнү тикшерүе, – дип хәбәр итте ТР Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары.