Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее республика күләмендә уздырылучы “Татарстан музейлары язы – 2019” акциясенә кушыла. Әлеге акция кысаларында, музейда 1-7 апрель көннәрендә Татарстанда Эшче һөнәрләр елы, Россиядә Театр елы, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга багышланган чаралар, күрсәтмә лекцияләр, күргәзмәләр уздыру күздә тотыла.