“Көйне тап”

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

29 мартта Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан Балалар китабы атналыгына багышланган “Көйне тап” музыкаль интерактив уены уздырылды. Уенда яшь китап сөючеләр – Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 4 сыйныф укучылары катнашты.

“Көйне тап” уенының максаты – популяр балалар мультфильмнарыннан һәм кинофильмнарыннан мөмкин кадәр күбрәк җырны тану иде.

Бу уенда Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова балаларда фикерләү эшчәнлеген, тапкырлык, зиһенлелек, үткенлек сыйфатларын үстерергә, шулай ук музыккаль кызыксынучанлык, музыкага мәхәббәт тәрбияләргә тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International