Ел саен 1 апрель көнне бөтен планета экологик бәйрәм — Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Кошлар - үзенчәлекле тере җан ияләре дөньясы, шундый таныш һәм бер үк вакытта серле дә. Алар дөньясы, кешелек өчен дә, кыргый табигать өчен дә зарур.
1 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Исәнме, кошлар иле!» дип аталган конкус-уен программасы рәвешендә экологик белемнәр сәгате әзерләделәр.
Балалар ике командага бүленде, үзләренә «Карчыгалар» һәм «Кошлар белгечләре» дигән исемнәр уйлап таптылар. Чара барышында командалар өчен «Чагыштыру», «Кошлар сөйләшүләре», «Кошны сурәте буенча бел», «Язгы җил», «Серле», «Мәкальләрне иң яхшы белүче» дигән конкурслар һәм викториналар әзерләнде, аларда актив рәвештә үзләренең танып-белү сәләтен һәм белемнәрен күрсәттеләр. Чараны компетентлы жюри бәяләде. Мактау кәгазе белән беренче урын өчен «Кошлар белгечләре» командасы бүләкләнде, ә калган уенчылар катнашкан өчен грамоталар алды.
Чара ахырында балаларга авыр чорда - кышын һәм язын кошлар турында кайгыртырга тәкъдим ителде. Барысы да тәкъдимне илһамланып һәм хуплап кабул итте. Чара кызыклы һәм файдалы үтте.