Бөек Ватан сугышында Җиңүне каршылап Солдат хатларында – туган якны сагыну хисләре

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, 2 апрельдә, “Татарстан музейлары язы – 2019” республика акциясе кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган күрсәтмә лекция узды. «Солдат хатларында – туган якны сагыну хисләре» дип аталган әлеге чарада музей архивында сакланган хатлар укылды, Ак-Чишмә авылында туып үскән Әнисә апа Минһаҗеваның “Әйләнә дә кайта уйларым” исемле китабыннан өзекләр яңгырады, шулай ук сугыш кырыннан кайткан экспонатлар күрсәтелде. Күрсәтмә лекциядә катнашкан Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары бу экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар һәм солдат хатларының эчтәлеген игътибар белән тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International