Ютазы районының чаңгы юлында яңадан-яңа өметле спортчылар тәрбияләнүе икеләтә куанычлы күренеш.
Узган ялларда Бөгелмә шәһәрендә узган республика ярышларында җиңүчеләр пьедесталына күтәрелә торган безнең район спортчылары исемлеге тагын бер исем белән тулыланды – Искәндәр Латыйпов 2009-2010 елгы чаңгычылар арасында ирекле стиль белән спринтер узышларында беренче урынга чыкты. Роман Лукашин исә өченче булды.
Искәндәр Латыйпов - “Бөгелмә марафоны” ярышларында 30 чакрым араны ирекле стильдә узып, финишка беренче булып килгән Илмир Латыйповның улы. “Татарстан Республикасында күп тапкыр чемпион булган Илмир Латыйповның улы Искәндәрнең дә спортта ясаган тәүге адымнарын күркәм җиңүдән башлавы аеруча күңелле”, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашмый кала алмады “Олимп” спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдинов.
Әлеге республика ярышларында безнең гүзәл затларыбыз да сер бирмәде – Лилия Габитова 15 чакрым дистанцияне икенче булып узды.