Атна янгын куркынычсызлыгына багышланган «пятиминуткалардан» башланды. Яшь янгынчылар отряды әгъзалары көн саен балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр, янгын сүндергеч белән ничек файдаланырга кирәклеген күрсәттеләр, төрле викториналар үткәрделәр. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы элементлары белән рәсемнәр бәйгесе игълан ителде.
Әлеге чара кысаларында белем бирү учреждениесе укучылары янгын сүндерү частенә бардылар. Янгын сүндерүчеләр балалар өчен экскурсия үткәрделәр, каравыл бинасын, ял итү бүлмәсен, кухняны, диспетчер урынын, уку сыйныфларын күрсәттеләр.
Янгын сүндерүчеләр балаларны барлык җиһазлар һәм обмундирование белән җентекләп таныштырды: укучылар каскаларны киеп карады һәм аларга янгын вакытында файдаланырга мөмкин булган коралларны кулларына алып карау мөмкинлеге бирелде. Балаларга янгын сүндерүчеләр санаулы секундлар эчендә махсус киемнәрен ничек киюләрен, янгын чыккан очракта, мәгълүмат тапшырыла торган рацияне күрсәттеләр.