Урыссу картингчыларның уңышлы сезоны

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Урыссу картингчылары чираттагы ярышлардан янәдән җиңү белән әйләнеп кайткан.

Баулы шәһәрендә оештырылган Татарстан Республикасы кышкы кубогының алтынчы этабында җиде командадан җыелган 125 спортчы көч сынашкан. Һәм безнең район картингчылары алар арасында мактаулы беренче урынга чыккан. Шәхси уңышларга килгәндә, алар белән дә горурланырлык - барлык булган 24 призерның унысы Ютазы районы спортчысы. Урыссуның картингчылар клубы тренеры Айрат Насыйров хәбәр итүенә караганда, аның кул астында шөгыльләнүче үсмерләрнең дүртесе финиш сызыгын беренче булып узган, дүртесе -   “көмеш” призер, икесе “бронза” призеры булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International