2 апрельдә, Халыкара балалар китабы көнендә Үзәк балалар китапханәсе Урыссу интернат мәктәбенең 5 сыйныф укучылары алдында үз ишекләрен ачты.
Китапханәдә балаларны җылы кабул иттеләр, аларны әкият персонажлары Миньон һәм Мышка белән очрашу көтә иде. Китапханәче Рәмзия Хәнипова укучыларга аларның чын мәгънәсендә китап патшалыгына - китаплар саклану урынына килүләре турында сөйләде. Ул балаларга китапханәләрнең ни өчен кирәк булуы турында аңлатты. Китапханәче белән әңгәмә барышында укучылар китапханәдәге китаплар белән таныштылар, үзләре өчен таныш булмаган абонемент, уку залы, карта, каталог, стеллаж кебек һәм башка сүзләрнең мәгънәсен төшенделәр.