2 апрельдә Сарман муниципаль районында профсоюз активының һәм кадрларының зональ семинар-киңәшмәсе узды.Ул Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим һәм Ютазы муниципаль районнарының 130 кешедән артык профсоюз активларын, социаль партнерларын, сайланулы профсоюз органнарын берләштерде.
Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, республика профсоюз оешмасы рәисе Ольга Калашникова, район профсоюзының ышанычлы заты Рәмзия Сәлимҗанова ачып җибәрде. Шулай ук семинар эшендә Республика профсоюз комитеты белгечләре дә катнашты, башлангыч профсоюз оешмалары эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Семинарда катнашучыларга профсоюзның бердәм хисап-сайлау кампаниясен әзерләү һәм үткәрү кысаларында, "Профсоюз оешмасы һәм аның сайланулы профсоюз органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген анализлау" дип аталган квалификация күтәрү курсы программасы буенча сертификатлар бирелде.