«Урыссу» сәнәгать паркы территориясендә «Светофор» күпләп сату базасын ачу буенча эшләр бара

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген сәнәгать паркы мәйданнарында 12 резидент - шәхси предприятиеләр һәм җаваплылыклары чикле җәмгыятьләр үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра, 107 кеше эшкә урнаштырылган.

Хәзерге вакытта берничә яңа предприятие ачу буенча әзерлек эшләре бара: кемдер теркәү һәм килешү төзү стадиясендә, ә кемдер биналарны эшкә әзерләп, аларда ремонт ясый .

Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, "Урыссу” сәнәгать паркы эшчәнлеге, биредә үз производстволарын урнаштырган резидентлар, үсеш перспективалары һәм яңа эш урыннары булдыру турында “Ютазы таңы” гәҗите хәбәрчеләре белән әңгәмә корды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International