Халыкара кошлар көне - кешенең табигать белән берләшүе бәйрәме ул. Кеше һәрвакыт кошларның сайравына һәм аларның теләсә нинди юллар белән туган җирләренә әйләнеп кайтырга омтылуларына, бер-берсенә тугрылыкларына һәм нәсел калдыру турында искиткеч кайгыртучанлыкларына сокланды.
Канатлы дусларыбыз кешеләр тормышын үзенчәлекле тавышлар һәм хис-тойгылар белән тулыландыра. Әмма алар белән соклану гына җитми. Кошлар аерым мөнәсәбәтне һәм яклауны таләп итә. Канатлы дусларыбыз белән бәйле сораулар җәмгыятьтә еш күтәрелә. Хәтта кошларга багышланган үзенчәлекле бәйрәм дә бар, ул апрель аеның беренче көнендә бөтен дөньяда билгеләп үтелә.
"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы һәм ТНВ - ТЯГның Ютазы авылындагы территориаль яшьләр бүлеге активистлары "Кошларны ашатыгыз" акциясе үткәрделәр һәм кошлар өчен мәктәбебез территориясендә эленгән җимлекләргә азык салдылар. Мәктәптә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип аталган эшләр күргәзмәсе оештырылды.