Какылыкүллеләр – “Березка” тернәкләндерү үзәгендә

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Какылы Күл авылы үзешчән артистлары күптән түгел Баулы районының “Березка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.

Алар физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ял сәгатьләре бүләк итте. Татарстанда игълан ителгән Театр елы кысаларында, Какылы Күл авылы клубы каршында эшләп килүче театр түгәрәге тамашачы каршына Аяз Гыйлаҗевнең “Яра” драмасы белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International