Әбсәләм авылының “Сердәш” ансамбленә – 5 яшь

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Әбсәләм авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Сердәш” фольклор халык ансамбле үзенең беренче юбилеен бәйрәм итте.

Кечкенә булса да, төш кенә – оешканына аз вакыт узуга карамастан, күптөрле бәйге һәм фестивальләрдә уңышлы чыгышы белән үз тамашачысын булдырган иҗат төркеме бу кичне дә үзенең күпкырлы талантка ия булуын тагын бер кат раслады. Халык җырлары, халык уен коралларыннан агылган моң, фольклор күренешләре... Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. “Сердәш” ансамблен туган көне белән котлап күрше Башкорт иленнән дә кунаклар килгән иде. Чәчәкләр, бүләкләр – болар барысы да җылы тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International