Кәрәкәшле авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Дуслык” клубы әгъзалары җирле шагыйрәләр Гөлфия Җәләева һәм Энҗе Камалетдинова белән очрашуны менә шулай “Иҗат канатында” дип атады.
Гөлфии Җәләева иҗаты – ихлас, шәфкатьле, зирәк – беркемне дә битараф калдырмады. Ул туган авылы, сөекле әнисе һәм яраткан кызларына багышлап язган шигырьләрен укыды. “Уралым урамнары”, «Туган авылым”, «Әниемә”, “Өч чәчәгем”, “Кар сулары” – аның иҗатының бер өлеше генә, дип яза китапханә мөдире Ирина Әхмәтова.
Гөлфия Җәләева-Батыршина – республика һәм район күләмендә узган иҗат бәйгеләрендә бер тапкыр гына җиңү яуламады. Аның балалар өчен әкиятләр язуы да, бәйрәм тамашалары төзүе дә билгеле. Шундый иҗат җимешләренең берсен ул безнең китапханәгә дә бүләк итте.
Җәләевлар гаиләсе иҗаты белән танышу теләге юктан гына барлыкка килмәде – Гөлфия Җәләева-Батыршина атаклы язучы Сирин Батыршинның иҗат юлын дәвам итүче һәвәскәр шагыйрә.
Энҗе Камалетдинова йорт хайваннары турында язган шигырьләрен шулкадәр илһамланып укыды ки, балалар «Майкл», «Пушокка», «Карак песигә” исемле шигырьләрен тын да алмый тыңлады.
Иҗат кичәсен китапханә мөдире үзе дәвам итте. Ул авылыбызның халык арасында киң танылу тапкан шагыйрьләре Сирин Батыршин, Әнвәр Шәрипов турында сөйләде, аның иҗаты белән якыннан танышырга тәкъдим итте.