1 апрельдә Россиянең әдәбият дөньясы бөек прозаик, драматург, тәнкыйтьче Николай Васильевич Гогольнең тууына 210 ел тулуны билгеләп үтте. Бу вакыйгадан Үзәк китапханә дә читтә калмады. Югары сыйныф укучылары өчен аның иҗаты буенча «Сәер даһи портреты» дип аталган тарихи сәяхәт үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучыларына Н. В. Гогольнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр һәм “Н.В. Гогольнең күпкырлы таланты” дип аталган презентация тәкъдим иттеләр. Китапханәчеләр шулай ук язучы тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштырдылар, аның «Ганц Кюхельгартен» һәм «Страшная месть» әсәрләреннән өзекләр укылды. Чара бөек даһиның «Ночь перед рождеством”, «Вий», «Тарас Бульба», «Ревизор» әсәрләре буенча төшерелгән фильмнардан өзекләр күрсәтү белән үрелеп барды. Әлеге чарага бөек язучының туу датасы юбилеена багышланган «Бу серле Гоголь дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Анда ел юбиляры булган бөек язучының китаплары, язучы һәм аның әсәрләре турында әдәбият тәкъдим ителде.