Урыссу бистәсендә яшәүче Лидия Петровна Родионова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгели.
Лидия Петровна гомере буе сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән. Безнең районга ул билгеләнеш буенча килгән. Башта Бәйрәкә, аннан Ютазы хастаханәләрендә шәфкать туташы һәм акушерка булып эшләгән. Соңрак ул Урыссу хастаханәсенә күчерелгән һәм күп еллар туберкулез белән авыручыларны ачыкларга һәм дәваларга ярдәм иткән. Илленче еллар башында Лидия Петровна сугыштан кайткан элеккеге авылдашына кияүгә чыга һәм алар ике бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә юбиляр оныкларының берсе тәрбиясендә яши.
Гомер бәйрәме көнендә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны янына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова килде һәм район җитәкчелеге бүләге белән бергә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды.