“Торак – коммуналь хуҗалыкта сезнең хокукларыгыз – аларны якларга өйрәнегез”

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

“Торак – коммуналь хуҗалыкта сезнең хокукларыгыз – аларны якларга өйрәнегез” проектын тормышка ашыру кысаларында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү эшен оештыру максатларыннан, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба–Идарә) Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында яшәүчеләргә видеоконференция форматында консультация үткәрә.

Видеоконференция элемтәсе режимында консультация 2019 елның 17 апрелендә, 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, Идарә бинасында, Казан шәһәре, Б. Красная урамы, 30 йорт адресы буенча уздырылачак.

Халыкны кабул итү һәм видеоконференция ТР, Баулы шәһәре, Ленин урамы, 27 йорт адресы буенча үткәреләчәк. Консультациягә язылу Идарәнең территориаль бүлегендә 2019 елның 9 апреленә кадәр, ТР, Баулы ш., Ленин ур., 27 йорт адресы буенча уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International