Ютазы районында язгы кыр эшләре башланды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы атнада район механизаторлары республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште.

Сишәмбе көнне Тукай исемендәге җәмгыять аграрчылары Подгорнный бистәсе зонасында урнашкан иген кырларын, асылда, 80 гектарда урнашкан уҗым бодаен үзйөршеле сиптергеч ярдәмендә тукландыруга чыкты. Икенче көнне бу эшне Таң” җәмгыяте җирбагарлары дәвам итте. Биредә дә минераль ашлама кертү 70 гектарлы көзге бодай басуында башланды. Авыл эшчәннәре һәр гектар туфракка 100 килограмм хисабыннан аммиаклы селитра кертә.

Һава торышы шартлар тудыру белә игеннәрне тукландыруга калган агроформированиеләр дә чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International