Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы оешмасына нигез салучы

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Дмитрий Григорьевич Шилков Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы оешмасына нигез салучы һәм аның беренче рәисе булып тора.

Нәкъ менә Дмитрий Григорьевич 2001 ел ахырында күрү буенча Ютазы район инвалидлар оешмасы төзүнең гади булмаган процедурасын уздыра алган. Ул Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең район оешмасын төзүгә район җитәкчелегенең ризалыгын ала һәм бу эшне күп кенә инстанцияләр белән килештерә, хастаханәдән күрү буенча проблемалары булган кешеләр турында мәгълүмат ала һәм оешмага керергә теләгән йөздән артык кешене туплый.

Дмитрий Григорьевич республикада җирле оешмаларның иң актив рәисләренең берсе була. Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте сафларында озак һәм фидакарь хезмәте өчен ул «Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең атказанган хезмәткәре» медале белән бүләкләнә, республика социаль яклау министрлыгының һәм район хакимиятенең мактау грамоталарына лаек була. Олы яшьтә булуына карамастан, Дмитрий Григорьевич үз урыныда эшләүчеләр белән тәҗрибә уртаклашуын дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International