9 нчы сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе

2012 елның 2 июле, дүшәмбе
2011-2012 нче уку елында Ютазы районында 9 нчы классны барлыгы  275 укучы тәмамлады. 29 һәм 30 нчы июнь көннәрендә район мәктәпләрендә тантаналы рәвештә төп гомуми белем алу турында аттестатлар тапшыру булды. 10 чыгарылыш сыйныф укучысы бик яхшы уку турындагы үзенчәлекле аттестатка ия булдылар. Чыгарылыш кичәләренең тантаналы өлешендә администрация һәм мәгариф бүлегеннән вәкилләр катнашты. Алар укучыларны тәбрик иттеләр, аттестатлар тапшырдылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына сәламәтлек, барлык хыялларның да тормышка ашуын һәм барлык башлангычларда да уңышлар теләп калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International