Бер гасырлык гомер

2012 елның 2 июле, дүшәмбе
Бу көнне юбилярны котларга район башлыгы вазифаларын башкаручы Р.М. Нуриев, район социаль яклау бүлеге башлыгы К.М. Вәлиев, ветераннар советы рәисе З.В. Глушкова килгәннәр иде. Алар юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр.

Лидия Самородова 1912 нче елның 1 нче июлендә Оренбург өлкәсе, Зубаревка авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Гаиләдә дүрт кыз үскәннәр. Унсигез яшендә Белорецк шәһәренә китеп заводка эшкә урнаша.  Шунда мәхәббәтен очрата, яшьләр өйләнешә. Соңыннан  гаиләсе белән Уфа шәһәренә кайтып, хәрби заводка эшкә урнаша. Дәһшәтле 1941 нче ел... Сугыш башлана. Л.Самородованың ирен сугышка алалар, ә аны паровозлар ремонтлау заводына демобилизациялиләр. Тормыш иптәше сугыштан әйләнеп кайткач, алар гаиләсе Урыссуга кайтып төпләнә.

Лидия Павловна 4 бала тәрбияләп үстерә, бүгенге көндә ике баласы, өч оныгы һәм алты оныкчыгы белән бергә дус, тату гомер кичерәләр. “Балаларым һәрвакыт янымда, тәрбияләп, карап торалар. Аларга рәхмәтемнән башка бер сүзем дә юк”, - ди, 100 – яшьлек әбиебез. Озак яшәүнең сере нәрсәдә дигән сорауга – героебыз һәрвакыт хәрәкәттә булу, эштән курыкмау, кешеләр белән беркайчан да ачуланышмыйча, тату яшәү, дип җавап бирде.

Олуг  юбилей көнендә балалары, туганнары, онык-оныкчыклары аңа бары тик сәламәтлек телиләр, туган  көннәрен киләчәктә дә үткәрергә язсын, дип белдерделәр.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International