Орск шәһәрендә сабантуй бәйрәме

2012 елның 2 июле, дүшәмбе
Июннең соңгы көннәрендә шәһәрнең үзәк паркында 2 зур масштаблы чара узды – Яшьләр көне һәм Сабантуй. Ютазы районыннан килгән делегатларны Мэрия һәм “Туган тел” Татар мәдәни үзәге вәкилләре колач җәеп каршы алдылар. Безнең районның җитәкчесен район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова тәкъдим итте. Бәйрәмнең официаль өлешендә традиция буларак төрле оешма сфераларыннан булган алдынгыларны тәбрикләделәр. Яулап алган мактау һәм хөрмәт, биргән бүләкләрне авыл хуҗалыгы эшчеләре, укытучылар, крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыклары һәм башкалар кабул итеп алдылар.  

          Шәһәр халкы өчен, ә алар анда аз түгел иде, ютазылылар традицион сабантуй ярышлары, милли сыйлар һәм бик яхшы концерт программасы әзерләгән иделәр. Бу көнне сәхнәдә “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле йолдызлары, Земфира Чехонина, Оксана Җәләева, Гөлчәчәк Вәлиева һәм Рамил Абдурахманов чыгыш ясадылар. Орсклылар артистларның чыгышыннан һәм күркәм бәйрәмнән, ә ютазылылар – хуҗалаларның җылы кабул итүеннән һәм елмаюларыннан кәнәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International