Тормышны сөю һәм рухи ныклык үрнәге

2019 елның 5 апреле, җомга

Винира Заһретдинова - Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Ютазы районы бүлегенең иң өлкән һәм актив әгъзаларының берсе.

Әле 2001 елда Ютазы районы сукырлар оешмасы бүлеге оешуга кадәр үк Винира Мотыйгулла кызы ун ел Бөгелмә оешмасында әгъза булып тора. Ул балачактан ук начар күргән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, табиблар аңа алга таба укудан гына түгел, ана булудан да баш тартырга киңәш итә. Әмма, шуңа да кармастан, кыз Казан кооператив техникумын тәмамлаган, шулай ук өч бала табып, тәрбияләп үстергән.

Винира Мотыйгулла кызы сәламәтлеге белән җитди проблемалар булуга карамастан, һәрчак оптимист булып кала. Гаилә мәшәкатьләренә карамастан, ул инвалидлар өчен уздырылган барлык чараларда да актив катнаша һәм хәтта «Балкыш» республика фестивалендә «Шигърият» номинациясендә лауреат була.

Винира Заһретдинованың төп тормыш кредосы булып сабырлык тора. Күп еллар элек үзендә онкология булуы турында белгәч тә, аның рухы сынмый һәм каһарманыбыз төшенкелеккә бирелми. Күптән түгел инвалид арбасына утыргач та, ул депрессиягә бирелмәгән, көн саен күнегүләр ясый һәм яраткан радиотапшыруларын тыңлый. Винира Мотыйгулла кызы элеккечә мәрхәмәтле һәм кешеләргә ачык зат булып кала, тирә-юньдәгеләрне үзенең тормышка мәхәббәте һәм рухи ныклыгы белән сокландыра

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International