2019 елда республикабызның оешуына 100 ел тула. Шушы данлы юбилей уңаеннан күренекле якташларыбызның исемнәрен искә төшереп узу урынлы булыр.
Фәрхетдинов Зәки Мөхәммәтгали улы
1925 елның 16 декабрендә Ютазы районының Иске Урыссу авылында туа. 1943 елга кадәр Яссытугай авылында яши. 1943 елның 10 гыйнварында сугышка алына, Белоруссия фронтының 1106 нчы Гвардия полкында хезмәт итә. Смоленск шәһәрен азат иткәндә яраланып, госпитальдә дәвалана. Терелеп чыккач, яңадан фронтка китә. 1945 елдан 1948 елга кадәр Смоленск өлкәсенең Витебск шәһәрендә хезмәт итә. 1948 елда Яссытугай авылына әйләнеп кайта. 1949 елда хезмәт куярга шахтага юнәлә. Анда булачак хәләл җефетен - Мәрьям апаны очрата. Шул ук елны Татариягә кайталар. Хатыны белән бергә 62 ел гомер кичерәләр. Дүрт ул тәрбияләп үстерәләр.
13 ел дәвамында – агач эшкәртү комбинатында, 13 ел - ГРЭСта эшли, шуннан ук лаеклы ялга чыга. 25 ордены һәм медале бар. Шуларның икесе - "За боевые заслуги» медале" һәм “II дәрәҗә Ватан сугышы " ордены.