“Татарстан гасыры” проекты – Ютазы районында

2019 елның 5 апреле, җомга

Бүген «Татармультфильм» берләшмәсе хезмәткәрләре 1-8 сыйныф укучылары белән туган республикабыз турында мультипликацион фильмнар булдыру буенча мастер-класслар үткәрделәр.

«Татарстан гасыры-3» проекты ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында тормышка ашырыла һәм республиканың сәнәгый һәм тарихи-мәдәни үсешенә багышланган. Укучылар белән чаралар үз эченә патриотлык дәресләрен, анимация һәм иллюстрацияләр буенча мастер-классларны ала. Иң яхшы балалар рәсемнәре «Татарстан гасыры-3» Милли анимацион фильмына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International