Урыссудагы 5 санлы мәктәптә район методик берләшмәсе утырышы узды

2019 елның 5 апреле, җомга

Тема - "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсеш чарасы буларак театральләштерелгән эшчәнлек".

Педагогларны балалар бакчасы мөдире О. Б Нигъмәтуллина сәламләде һәм катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде. Педагоглар игътибарына "Колосок" әкияте мотивлары буенча театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Яшь актерлар үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Тамаша тәмамланганнан соң, педагоглар балалар бакчасының музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләренең эшен югары профессиональ дәрәҗәдә дип билгеләп үттеләр. Аннары катнашучылар түгәрәк өстәле артына утырышка күчтеләр, анда тикшерелүче тема буенча докладлар, хәбәрләр, консультацияләр тыңланды, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Район методик берләшмәсе киңәшмәсе эше бик нәтиҗәле һәм файдалы узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International