Акциягә нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда “Татарстан музейлары язы – 2019” республика акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Акциядә катнашкан Кәрәкәшле мәктәбе укучылары мактаулы авылдашларының хезмәт юллары белән таныштылар, һөнәрләр турында проект эшләрен якладылар. Чара ахырында иң актив укучыларга: Г. Мөрәсова җитәкчелегендәге III сыйныф укучыларына, И. Нәгыймова җитәкчелегендәге II сыйныф укучыларына мактау грамоталары тапшарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International