«Космос белгечләре»

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

11 апрельдә Урыссуның 3 санлы мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре тарафыннан Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган "Космос белгечләре" танып - белү дәрес-сәяхәте үткәрелде.

Кызыклы һәм мавыктыргыч ысуллар белән балалар йолдызларның серле дөньясына чумдылар, космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар, беренче космосны сынаучы этләр - «Белка һәм Стрелка», шулай ук беренче космонавт , Советлар Союзы Герое Юрий Гагарин, аның космоска беренче очышы, галәмгә очуыннан бер сәгатьтән аз гына вакыт узгач, аның Җирдә иң билгеле кеше булуы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр.

Укучылар игътибарына «Он сказал - поехали», «Юрий Гагарин-первый человек в космосе" фильмнарыннан өзекләр тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында балалар китапханәче Юлия Агафонова белән бергә чын космонавтның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген билгеләделәр; планеталарның исемнәрен искә төшерделәр һәм планетабызның ясалма иярченнәре турында белделәр. Аннан соң малайлар һәм кызлар космос турында белемнәрен табышмаклар ярдәмендә ныгытты, күңелле музыка астында, алып баручы артыннан кабатлап, космик күнегүләр ясадылар, ә чара ахырында ватманда кәгазь һәм җилем ярдәмендә галәм дөньясын тасвир иттеләр.

Әлеге очрашуга "Гаҗәеп галәм дөньясы" дип исемләнгән төсле иллюстацияле китаплар күргәзмәсе әзерләнгән иде, аның белән якыннан танышучы беренче сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья турында бик күп сорауларына җавап таба ала.

Чара Маша һәм Аю катнашында «Звезда с неба» дип аталган мультипликацион фильм күрсәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International